Земство Җыелышының чираттагы утырышы

mini-20150428_102120.jpg27 апрельдә Земство Җыелышының чираттагы утырышы үткәрелде.
Утырышта иң беренче “Муниципаль берләшмәләрне формалаштыру тәртибе турындагы” Пермь крае законы нигезендә Барда муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертелде. 2015 һәм 2016-2017 елларның планлы чорына Барда муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында проект тәкъдим ителде. Аннан соң “2011-2015 елларда Барда муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү”, “2013-2020 елларда Барда муниципаль районы авыл хуҗалыгын үстерү”, “2012-2014 елларда Барда муниципаль районы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү”, 2006-2014 елларда газлаштыру һәм башка программаларның үтәлеше турындагы отчетлар тыңланды. Барда муниципаль районы – муниципаль район хакимияте башлыгы Сергей Ибраевның 2014 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре, район администрациясе эшчәнлеге турында, шул исәптән район Земство Җыелышы тарафыннан куелган мәсьәләләр буенча отчеты тыңланды һәм кабул ителде. Утырышта шулай ук берничә депутат соравы каралды һәм башка мәгълүматлар җиткерелде.

Габдулла Тукайны искә алу

mini-20150424_154520.jpg24нче апрельдә Бардада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Тукай паркындагы тантананы муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Сәлим Назин ачып җибәрде. Җирле шагыйрьләр Тукай белән горурлануларын, соклануларын белдерделәр. Шагыйрьнең туганы Рафик хәзрәт Акманаев Тукай паркын оештыручыларга, аның истәлеген саклаучыларга зур рәхмәтен белдерде.

Бардада күренекле якташыбыз, атаклы рәссам Хәмзә Шарипов күргәзмәсе

mini-20150424_154202.jpg22нче апрельдә Татарстан республикасы һәм Рәсәй Федерациясе рәссам берләшмәләре, ЮНЕСКОның сүрәтләү сәнгате берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Хәмзә Шәрипов балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән очрашты. Аклыш авылында туып-үскән талантлы якташыбыз кыскача үзенең тормыш юлы белән таныштырып, иҗатка мөнәсәбәте, тормышка карашы белән уртаклашты, балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Рәссам сүрәтләү сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче укучыларга мастер-класс та күрсәтте.
23нче апрельдә туган якны өйрәнү музеенда да Хәмзә Мәүлихан улының күргәзмәсе булды. Тамашачыга рәссамның төрле жанрда иҗат ителгән 25 картинасы тәкъдим ителде.

Теннис

mini-20150422_101815.jpg15нче мартта Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә Пермь краеның көньяк районнары арасында өстәл теннисы буенча шәхси Кубогына ярышлар үткәрелде.
Ярышта Октябрьский, Суксун, Уен, Чернушка, Тәтешле, Барда районнары һәм Кунгур, Красноуфимск шәһәреннән килгән 80гә якын спортчы катнашты.
Көне буе барган ярыштан соң ирләр арасында Бардадан Дилүс Габделманов чемпион исеменә лаек булды, Илфат Узәкәев 3нче урынны яулады.

Всего 134 на 14 страницах по 10 на каждой странице

«1 8 9 10 11 12 13 14 »

Опрос

Социальная категория


Календарь

«    Февраль 2019    »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    1 2 3
4 5 67 89 10
11 121314 1516 17
18192021222324
25262728   

Меню пользователя

Здравствуйте, Гость
Ваша аватара


Логин:
Пароль:

Для вас работают

Заугария
Габдулхакова

Директор
Дария
Муртазина
Главный бухгалтер
Альфия
Маннапова

главный редактор ТВ
Венера
Балтаева

главный редактор РВ
Эльмир
Валитов

Монтажер РВ
Дамир
Ибраев

телеоператор
Лидия
Досимбетова

диктор корреспондент
Ирина
Трутнева

диктор корреспондент
Руслан
Амиров

оператор корреспондент
Ильшат
Имайкин

монтажер ТВ