Земство Җыелышының чираттагы утырышы

mini-20150428_102120.jpg27 апрельдә Земство Җыелышының чираттагы утырышы үткәрелде.
Утырышта иң беренче “Муниципаль берләшмәләрне формалаштыру тәртибе турындагы” Пермь крае законы нигезендә Барда муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертелде. 2015 һәм 2016-2017 елларның планлы чорына Барда муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында проект тәкъдим ителде. Аннан соң “2011-2015 елларда Барда муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү”, “2013-2020 елларда Барда муниципаль районы авыл хуҗалыгын үстерү”, “2012-2014 елларда Барда муниципаль районы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү”, 2006-2014 елларда газлаштыру һәм башка программаларның үтәлеше турындагы отчетлар тыңланды. Барда муниципаль районы – муниципаль район хакимияте башлыгы Сергей Ибраевның 2014 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре, район администрациясе эшчәнлеге турында, шул исәптән район Земство Җыелышы тарафыннан куелган мәсьәләләр буенча отчеты тыңланды һәм кабул ителде. Утырышта шулай ук берничә депутат соравы каралды һәм башка мәгълүматлар җиткерелде.

Габдулла Тукайны искә алу

mini-20150424_154520.jpg24нче апрельдә Бардада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Тукай паркындагы тантананы муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Сәлим Назин ачып җибәрде. Җирле шагыйрьләр Тукай белән горурлануларын, соклануларын белдерделәр. Шагыйрьнең туганы Рафик хәзрәт Акманаев Тукай паркын оештыручыларга, аның истәлеген саклаучыларга зур рәхмәтен белдерде.

Бардада күренекле якташыбыз, атаклы рәссам Хәмзә Шарипов күргәзмәсе

mini-20150424_154202.jpg22нче апрельдә Татарстан республикасы һәм Рәсәй Федерациясе рәссам берләшмәләре, ЮНЕСКОның сүрәтләү сәнгате берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Хәмзә Шәрипов балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән очрашты. Аклыш авылында туып-үскән талантлы якташыбыз кыскача үзенең тормыш юлы белән таныштырып, иҗатка мөнәсәбәте, тормышка карашы белән уртаклашты, балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Рәссам сүрәтләү сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче укучыларга мастер-класс та күрсәтте.
23нче апрельдә туган якны өйрәнү музеенда да Хәмзә Мәүлихан улының күргәзмәсе булды. Тамашачыга рәссамның төрле жанрда иҗат ителгән 25 картинасы тәкъдим ителде.

Теннис

mini-20150422_101815.jpg15нче мартта Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә Пермь краеның көньяк районнары арасында өстәл теннисы буенча шәхси Кубогына ярышлар үткәрелде.
Ярышта Октябрьский, Суксун, Уен, Чернушка, Тәтешле, Барда районнары һәм Кунгур, Красноуфимск шәһәреннән килгән 80гә якын спортчы катнашты.
Көне буе барган ярыштан соң ирләр арасында Бардадан Дилүс Габделманов чемпион исеменә лаек булды, Илфат Узәкәев 3нче урынны яулады.

ВИЗИТ УПОЛНОМОЧЕННОГО ПО ПРАВАМ РЕБЕНКА

mini-20150410_160541.jpg9 апреля в Барде с рабочим визитом побывал уполномоченный по правам ребёнка в Пермском крае Павел Владимирович Миков. Он посетил учебные заведения Барды и района. На встречах с учащимися и студентами объяснил их права и возможности, с активистами Бардымской гимназии обсудил перспективы развития внутришкольных проектов.


ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ УЕН

mini-m2u04891.mpg.staticheskie001.jpg9нчы апрельдә Барда үзәк район китапханәсендә “Барда муниципаль районының вәкаләтле органы” дип исемләнгән интеллектуаль уены үткәрелде. “ Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интелектуаль уены - үзәк район китапханәсе тарафыннан ел саен уздырыла торган чара. Әлеге уен укучыларда районның законнар чыгару органнары турында белемнәрен киңәйтү, район Земство Җыелышының үсеш үзенчәлекләре белән таныштыру һәм сәяси культурасын формалаштыруга ярдәм итү максатыннан чыгып оештырыла.

3 апреля в Барде состоялось выездное кустовое совещание Пермского краевого суда

mini-20150407_092332.jpgКустовое совещание работников судебной системы и суъектов системы профилактики прирассмотрении гражданских и уголовных дел, в которых затронуты интересы несовершеннолетних.3 апреля в Барде состоялось выездное кустовое совещание Пермского краевого суда. На мероприятии приняли участие судьи и их помощники районных и городских судов, помощники прокуроров по делам несовершеннолетних, представители комитета по делам несовершеннолетних, муниципальных и школьных служб примерения, органов опеки и попечительства ассоциации “Юг” Пермского края. Кустовое совещание проведено в целях исполнения Указа Президента Российской Федерации от 1 июля 2012 года «О национальной стратегии действий в интересах детей на 2012-2017 годы». А также в целях распространения опыта, полученного в ходе работы пилотного проекта по созданию дружественного к детям правосудия при рассмотрении гражданских дел, в которых затронуты интересы несовершеннолетних.

Киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе!

mini-20150406_172357.jpg6нче апрельдә, дүшәмбе көнне муниципаль район администрациясенең утырышлар залында чираттагы киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе уздырылды. Биредә предприятие һәм служба җитәкчеләре янгыннар белән оператив хәл , элемтә линиясе, электр челтәрләре, газ һәм су белән тәэмин ителеш, юллар, хезмәт базары, районда җинаятьчелек торышы турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре белән киңәшмә.

mini-20150403_161613.jpg27 нче мартта муниципаль район администрациясендә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре белән киңәшмә уздырылды. Биредә хуҗалыкларның 2014 нче елда башкарган эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде. Авыл хуҗалыгының иң җаваплы чоры – язгы чәчүгә дә аз гына вакыт калып килә. Финанс кыенлыкларны, уҗымнар торышын, техниканың тузган булуын һәм башка мөһим факторларны исәпкә алганда, быелгы кыр эшләре җиңелдән булмаячак. Менә шушы хәлләрне исәпкә алып, район җитәкчеләре авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм җәмгыятьләре җитәкчеләрен агымдагы елда башкарылачак эшләр тактикасы турында киңәшләшергә чакырды.

Сугыш һәм тыл ветераны - Габделбәр ага Сәвәләев

mini-gabdelbarliliya.mpg.staticheskie001.jpgI Әрҗәндә 28 ел ат караучы булып эшләгән Габделбәр ага Сәвәләевны үз чорының ат караучы герое дип тә атарга мөмкиндер. Лаеклы ялга киткәндә дә, аның 64 баш аты була. Сәвәләевлар гаиләсендә 4 бала дөньяга килә. Дәһшәтле сугыш башланганда Габделбәр 13 яшьлек үсмер була. Бөтен авыл халкы белән берлектә ул да җиңү хакына, бердәм “Барысы да фронт өчен” дигән чакыруга җавап итеп ару – талу белмичә көнен дә, төнен дә эшли. Сугыш тәмамланганнан соң Габделбәрләр гаиләсе зур югалту кичерә, әниләре үлеп китә. Яшүсмер ул вакытта Барда бригадасында төрле эшләрдә эшли башлый. 51нең маенда 23 яшьлек егет армия сафларына чакыру ала.

Всего 58 на 6 страницах по 10 на каждой странице

«1 2 3 4 5 6 »

Опрос

Какие передачи вам более интересны?


Календарь

«    Февраль 2018    »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1 2 3 4
5 678 9 10 11
12 13 14 1516 17 18
19 20 21 22 2324 25
262728    

Меню пользователя

Здравствуйте, Гость
Ваша аватара


Логин:
Пароль:

Для вас работают

Заугария
Габдулхакова

Директор
Дария
Муртазина
Главный бухгалтер
Альфия
Маннапова

главный редактор ТВ
Венера
Балтаева

главный редактор РВ
Эльмир
Валитов

Монтажер РВ
Дамир
Ибраев

телеоператор
Лидия
Досимбетова

диктор корреспондент
Ирина
Трутнева

диктор корреспондент
Руслан
Амиров

оператор корреспондент
Ильшат
Имайкин

монтажер ТВ