
Шушы көннәрдә безнең районда Башкортостан Республикасы делегациясе булып китте. Делегация составында мәктәп укучылары белән бергә Бөтендөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты вәкиле Азамат Сөләйманов та бар иде. Аларны муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Элеонора Портнова кабул итте. Биредә киләчәктә районда “Юлдаш” радиосы тапшыруларын яңадан тергезү, ике як арасындагы багланышларны ныгыту, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашу, үзара хезмәттәшлек итү чаралары турында сөйләшеп фикер алыштылар.