Киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе » Новости @ ТВ Барда

Киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе

Автор: ТВ-Барда 07.11.2012, Просмотрено: 1968, Категория:
mini-3.jpg

Янгын бүлеге начальнигы Эмиль Назаров хәбәр иткәнчә, октябрь аенда районда барысы 7 янгын булган, барлык очракларда да диярлек фаҗигә ут белән саксыз эш итү, электрүткәргечләрнең төзек булмавы аркасында чыккан. Шунысы сөенеч: узган ел белән чагыштырганда янгыннар 5% кимегән.
Көчле җил-давыллар еш чыгуы сәбәпле, электр челтәрләре районы хезмәткәрләре өчен октябрь ае киеренке булган.
Мәсәлән, 29 октябрьдә чыккан давыл нәтиҗәсендә берничә авыл утсыз кала, 9 КТП сүндерелә, Печмень, Озын Ялан юнәлешендә электр линияләренә агач төшеп, электр белән тәэмин итүдә өзклеләр барлыкка килә, әмма электрчылар әлеге аварияләрне тиз вакытта ликвидацияли ала, моның өчен аерым хезмәткәрләр Барда муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнәчәк.
Торак-коммуналь хуҗалыгы начальнигы Фәниль Иткиновның сүзләре буенча узган айда гадәттән тыш хәлләр булмаган, хәзерге ваытта биредә суүткәргечләргә рөхсәтсез ялганучыларны ачыклау буенча эш алып барыла, шулай ук киләсе җәйдә район үзәгендәге янгын гидрантларын ремонтлау таләп ителә.
Киңәйтелгән аппарат киңәшмәсендә шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү, пенсия, Барда полиция, социаль үсеш министрлыгының Барда идарәсе, 19нчы ПМК, “Тплоэнерго” оешмалары җитәкчеләренең чыгышлары да тыңлады. Ахырда киңәшмәне алып баручы район башлыгы Сергей Ибраев юлларны, аеруча Барда-Куеда, Сараш-Кармановка юл участокларын тиешенчә карау мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. Хезмәт күрсәтүче махсус техниканың бары да кар төшкәнче әзерлек сызыгына басарга тиеш, дип ассызымлады ул.

Опрос

Какие передачи вам более интересны?


Календарь

«    Август 2018    »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6 789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031  

Меню пользователя

Здравствуйте, Гость
Ваша аватара


Логин:
Пароль:

Для вас работают

Заугария
Габдулхакова

Директор
Дария
Муртазина
Главный бухгалтер
Альфия
Маннапова

главный редактор ТВ
Венера
Балтаева

главный редактор РВ
Эльмир
Валитов

Монтажер РВ
Дамир
Ибраев

телеоператор
Лидия
Досимбетова

диктор корреспондент
Ирина
Трутнева

диктор корреспондент
Руслан
Амиров

оператор корреспондент
Ильшат
Имайкин

монтажер ТВ