

Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыяте Оса бүлегенең Барда төркеме 54 әгъзаны берләштерә. 13 ноябрь – Халыкара сукырлар көнендә җәмгыять үзенең отчет җыелышын үткәрде. Безнең иҗат төркеме күреп инанганча, әлеге чара җәмгыять әгъзалары өчен узган елга хисап ясау гына булмыйча, менә дигән аралашу чарасы да икән.