Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән алынган хәбәрләр белән таныштырабыз. Тиздән биредә чүпрәк кисәкләреннән бизәкләп нәфис тегү, түбәтәй чигү буенча курслар тәмамланачак.
6 ай укыганнан соң элек эшсезләр рәтен тулыландырган 19 кеше имтихан тапшырып һәм таныклык алырга әзерләнә. Бизәп чигелгән сөлгеләрне, сугылган паласларны, түбәтәй-калфакларны һәм башка эшләнмәләрне район үзәгендә урнашкан “Вера” һәм “Идел” кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Әлеге әйберләр сатып алучыларга сөенеч китерсә, сатучыга исә – базар икътисады шартларында гаилә бюджетына саллы гына керем алу мөмкинлеге дә бирә.