24 мартта Барда муниципаль районы администрациясенең утырышлар залында Земство Җыелышының 46 нчы уты

Автор: ТВ-Барда 25.03.2015, Просмотрено: 1092, Категория: Район хэбэрлэре
uploads/news/455/m2u04111.mpg.staticheskie001.jpg
Шулай ук депутатлар Земство Җыелышының 2014 елның 23 декаберендә кабул ителгән “ 2015 елга һәм 2016 – 2017 елның планлы чорына Барда районы бюджеты турында”гы 881 санлы карарына үзгәрешләр кертте. Алар карары буенча край бюджетыннан бүленгән 500 мең сумга якын акча “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыруга юнәлтелде. Авыл поселениесе башлыклары территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Шакирҗанов тәкъдим иткән проект белән ризалашмауга карамастан, халык ихтиярын белдерүчеләр Земство Җыелышының бишенче чакырылыш депутатларын сайлауны үткәрү өчен округ сайлау схемаларын кабул иттеләр.
uploads/news/455/m2u04110.mpg.staticheskie001.jpg
Район территориясендә социаль программаларның, “2012-2014 елларда көнкүреш калдыкларын юкка чыгару” программасының тормышка ашырылуы турында район башлыгы урынбасарларының отчетлары тыңланды һәм игътибарга алынды.
Бардада бассейнлы физкультура – сәламәтләндерү комплексы төзелешен җитәкләүче Хәлил Алапанов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә объектта җиһазлау эшләре генә калган, “Батыр” комплексын тантаналы ачу вакыты 29 нчы апрельгә билгеләнгән .
uploads/news/455/m2u04105.mpg.staticheskie001.jpg
Моннан тыш депутатлар Барда эчендә һәм муниципаль район территориясендә пассажирлар йөртү буенча яңа тарифлар кабул иттеләр. Карар буенча, район үзагендә өлкәннәр өчен билет хакы – 16 сум, балалар өчен 15 сум тәшкил итәчәк. Поселениеләр арасындагы маршрутларда билет хакы 1 километрга 3 сум 50 тиеннән исәпләнәчәк.


Комментарии

Нет комментариев
Оставлять комментарии могут только авторизированные пользователи

Опрос

Пол


Календарь

«    Ноябрь 2018    »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   123 4
567 8 910 11
12 1314 15 16 17 18
19202122232425
2627282930  

Меню пользователя

Здравствуйте, Гость
Ваша аватара


Логин:
Пароль:

Для вас работают

Заугария
Габдулхакова

Директор
Дария
Муртазина
Главный бухгалтер
Альфия
Маннапова

главный редактор ТВ
Венера
Балтаева

главный редактор РВ
Эльмир
Валитов

Монтажер РВ
Дамир
Ибраев

телеоператор
Лидия
Досимбетова

диктор корреспондент
Ирина
Трутнева

диктор корреспондент
Руслан
Амиров

оператор корреспондент
Ильшат
Имайкин

монтажер ТВ