Музей ачу тантанасында муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Балтаева, Әрҗән авыл поселениесе башлыгы Раиль Мөрсәлимов, ветераннар советы рәисе Төфхәт Ишморатов һ.б. катнашты. Алар мондый зур эшне башкарып чыкканнары өчен проект авторы Роза Хөрмәт кызы Балтаевага рәхмәт белдерде.
Музейда татар йорты, борынгы эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары урын алган. Шулай ук авыл тормышында лаеклы урын тоткан кешеләрнең фоторәсемнәре, Почет грамоталары һ.б. белән танышырга мөмкин.
Музей көннән-көн экспонатларга байып барыр һәм авылның иң күренекле урынына әверелер.