ТВ Барда

Бардада шахмат буенча край беренчелеге

uploads/news/21/5255225.jpg
Кызлар арасында өлкән группада Алина Рахмангулова, Күчтәнти төп мәктәбе, кече группада Регина Казнина, Сараш урта мәктәбеннән чемпион исемен яуладылар.
Егетләр арасында чемпион титулына Суксун районыннан Александр Такеев, Березовка районыннан Андрей Пологалов лаек булды.
Команда беренчелегенә килгәндә: 3 урын Озын Ялан мәктәбе командасына, Чернушка районының Павловка авылы спортчыларына 2 урын бирелде. Ә үдиклеләр исә җиңүче булып танылды.
Барлык катнашучыларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Ә чемпионнар акчалата премия белән дә бүләкләнде. Килгән кунаклар киләсе елга традицион шахмат турниры тагын Үдик мәктәбе базасында үткәрелсә иде дигән теләктә калдылар.
uploads/news/21/54875464546.jpg

Сайт: ТВ Барда
Автор: ТВ-Барда
Ссылка: http://tvbarda.ru/index.php?module=news&do=more&id=21