Башкортстан делегациясе Бардада

uploads/news/18/1730.jpg


Шушы көннәрдә безнең районда Башкортостан Республикасы делегациясе булып китте. Делегация составында мәктәп укучылары белән бергә Бөтендөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты вәкиле Азамат Сөләйманов та бар иде. Аларны муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Элеонора Портнова кабул итте. Биредә киләчәктә районда “Юлдаш” радиосы тапшыруларын яңадан тергезү, ике як арасындагы багланышларны ныгыту, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашу, үзара хезмәттәшлек итү чаралары турында сөйләшеп фикер алыштылар.

“Театраль дивертисмент” проектын тормышка ашыру

mini-1727.jpgmini-1728.jpg

Барда халык театрында Мәдәният, яшьләр сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә “Театраль дивертисмент” мәдәни проектнын тормышка ашыру башланды. Театр артистлары әлеге проект кысаларында тамашачыга ике спектакль – Наил Гаетбайның “Шкаф эчендә кем” һәм Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе” әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

Җиңүче – Дамир Зарипов


Барда авыл поселениесе башлыгы урынын өч депутат дәгъвалады. 24 октябрьдә депутатлар корпусын кем җитәкләячәге билгеле булды. Кандидатлар арасында биш тавыш алып, Зарипов Дамир Габдулла улы җиңеп чыкты. Сарманаев Фәнил Фаил улы һәм Юсуфкулов Дамир Мәҗит улы икешәр тавыш алды.

Жэмгыятьтэ тоткан урыныгызны белэсегез килэме?

Кадерле дуслар! Үзегезнең җәмгыятьтә тоткан урыныгызны беләсегез киләме? Алайса, сезне “Татарстан яшьләре” газетасы бастырган Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең 2012 елгы мәгълүматлары белән танышыгыз.

TVBarda сайтына рэхим итегез

21 октябрьдә – Интернет туган көн билгеләп үтелде. Шушы көннәрдә “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары да интернетта үз сайтын ачып җибәрде. Әйткәндәй, безнең сайт tvbarda нокта ру да урнашкан. Анда “Вакыйгалар калейдоскобы”, “Тол буйлары”, “Барда таңнары”, ТВ-архив, РВ-архив һ.б. бүлекләр бар.
Хөрмәтле райондашлар! Җирле телевидение сайтына рәхим итегез!

Барда авыл поселениясенэ яна башлык сайланачак

Бүген Барда авыл поселениесе депутатлар корпусын кем җитәкләечесе билгеле булырга тиеш – депутатларның яңа составы авыл поселениесе башлыгын сайлаячак. Бу постка 10 депутатның 3се дәгыва кыла – узган һәм моннан алдагы чакырылышларда башлык булып эшләгән Фәнил Сарманаев һәм Дамир Юсуфкулов һәм районның элекке баш табибы Дамир Зарипов.

Ирекле корэш буенча край беренчелеге

Узган шимбә көнне районның ирекле көрәш осталары Добрянка шәһәрендә уздырылган край беренчелегендә катнаштылар.
Анда Пермь политехник колледжы, Үдик, Сараш, 2 санлы Барда урта мәктәбеннән 11 көрәшче чыгыш ясады. Тренерлары Юныс Акбашев, Алмаз Акбашев, Хәлил Абукаев, Ильшат Тимганов әйтүенә караганда, безнең егетләр уку елы башы өчен шактый яхшы чыгыш ясаган.

Казанда чираттагы татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада булды

Казанда чираттагы татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада булды. Быел ул Халыкара дәрәҗәдә оештырылып, анда 9 илдән, Рәсәйнең 13 төбәгеннән 100 гә якын укучы һәм студент катнашты. Алар элеккечә язма эшләр генә башкарып калмыйча, татар халкының тарихын һәм мәдәниятен, җыр һәм биюләрен белүләрен дә күрсәттеләр.

Июнь аенда әрҗәнлеләр авылның 460 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр

Июнь аенда әрҗәнлеләр авылның 460 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм “Лукойл-Пермь” җәмгыяте оештырган социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган “Әрҗәннең үткәне һәм киләчәге” дигән проектны тормышка ашыру кысаларында үтте. Һәм менә 19 октябрьдә проектның дәвамы буларак, II Әрҗән мәдәният йортында тарихи музей ачу тантанасы булды.

Всего 1139 на 114 страницах по 10 на каждой странице

«1 110 111 112 113 114

Опрос

Социальная категория


Календарь

«    Июнь 2018    »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678 910
111213 14151617
1819 2021222324
252627282930 

Меню пользователя

Здравствуйте, Гость
Ваша аватара


Логин:
Пароль:

Для вас работают

Заугария
Габдулхакова

Директор
Дария
Муртазина
Главный бухгалтер
Альфия
Маннапова

главный редактор ТВ
Венера
Балтаева

главный редактор РВ
Эльмир
Валитов

Монтажер РВ
Дамир
Ибраев

телеоператор
Лидия
Досимбетова

диктор корреспондент
Ирина
Трутнева

диктор корреспондент
Руслан
Амиров

оператор корреспондент
Ильшат
Имайкин

монтажер ТВ