“Театральный дивертисмент”


mini-3.jpgmini-4.jpg

Барда халык театрының “Театральный дивертисмент” проектын тормышка ашыру кысаларында район авылларында гастрольләре бара. Шушы көннәрдә театр Камил Тинчуринның “Казан сөлгесе” әсәре белән Сараш, Озын Ялан сәхнәсендә чыгыш ясады.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә


Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән алынган хәбәрләр белән таныштырабыз. Тиздән биредә чүпрәк кисәкләреннән бизәкләп нәфис тегү, түбәтәй чигү буенча курслар тәмамланачак.
6 ай укыганнан соң элек эшсезләр рәтен тулыландырган 19 кеше имтихан тапшырып һәм таныклык алырга әзерләнә. Бизәп чигелгән сөлгеләрне, сугылган паласларны, түбәтәй-калфакларны һәм башка эшләнмәләрне район үзәгендә урнашкан “Вера” һәм “Идел” кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Әлеге әйберләр сатып алучыларга сөенеч китерсә, ...

Бүген - Халыкара сукырлар көне

mini-1.jpgmini-2.jpg

Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыяте Оса бүлегенең Барда төркеме 54 әгъзаны берләштерә. 13 ноябрь – Халыкара сукырлар көнендә җәмгыять үзенең отчет җыелышын үткәрде. Безнең иҗат төркеме күреп инанганча, әлеге чара җәмгыять әгъзалары өчен узган елга хисап ясау гына булмыйча, менә дигән аралашу чарасы да икән.

Киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе

6 ноябрьдә Барда муниципаль районы администрациясенең утырышлар залында узган киңәйтелгән аппарат киңәшмәсендә октябрь аена йомгаклар ясалды.
Районыбызның яшәешен тәэмин итүче оешма, предприятиеләр җитәкчеләре башкарылган эшләр, киләчәккә планнар. Хәл итәсе мәсьәләләрне билгеләп үтте.

Авария

mini-1.jpgmini-2.jpg

7 октябрь иртәсендә Сүҗде авылы янында юл-транспорт фаҗигасе бер кеше гомерен алып китте. Тикшерүдә җәяүле үзе гаепле икәне ачыкланган. Автомобиль йөртүче аек булганы билгеле.

Бардада шахмат буенча край беренчелеге

uploads/news/21/65446.jpgУкучыларның көзге каникуллары 1 ноябрьдән башланды, аның беренче көнендә үк Барда гимназиясе базасында район күләмендә шахмат һәм теннис ярышлары узды. Ә 5-6 ноябрьдә Үдик урта мәктәбендә Пермь краеның яшь шахматчылары арасында XI шәхси-команда беренчелеге булды. Чернушка, Суксун, Октябрьский, Березовка, Барда районнарыннан 10 команда катнашты.

Башкортстан делегациясе Бардада

uploads/news/18/1730.jpg


Шушы көннәрдә безнең районда Башкортостан Республикасы делегациясе булып китте. Делегация составында мәктәп укучылары белән бергә Бөтендөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты вәкиле Азамат Сөләйманов та бар иде. Аларны муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Элеонора Портнова кабул итте. Биредә киләчәктә районда “Юлдаш” радиосы тапшыруларын яңадан тергезү, ике як арасындагы багланышларны ныгыту, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашу, үзара хезмәттәшлек итү чаралары турында сөйләшеп фикер алыштылар.

“Театраль дивертисмент” проектын тормышка ашыру

mini-1727.jpgmini-1728.jpg

Барда халык театрында Мәдәният, яшьләр сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә “Театраль дивертисмент” мәдәни проектнын тормышка ашыру башланды. Театр артистлары әлеге проект кысаларында тамашачыга ике спектакль – Наил Гаетбайның “Шкаф эчендә кем” һәм Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе” әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

Җиңүче – Дамир Зарипов


Барда авыл поселениесе башлыгы урынын өч депутат дәгъвалады. 24 октябрьдә депутатлар корпусын кем җитәкләячәге билгеле булды. Кандидатлар арасында биш тавыш алып, Зарипов Дамир Габдулла улы җиңеп чыкты. Сарманаев Фәнил Фаил улы һәм Юсуфкулов Дамир Мәҗит улы икешәр тавыш алды.

Всего 1226 на 123 страницах по 10 на каждой странице

«1 118 119 120 121 122 123 »

Опрос

Возраст


Календарь

«    Ноябрь 2018    »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   123 4
567 8 910 11
12 1314 15 16 17 18
19202122232425
2627282930  

Меню пользователя

Здравствуйте, Гость
Ваша аватара


Логин:
Пароль:

Для вас работают

Заугария
Габдулхакова

Директор
Дария
Муртазина
Главный бухгалтер
Альфия
Маннапова

главный редактор ТВ
Венера
Балтаева

главный редактор РВ
Эльмир
Валитов

Монтажер РВ
Дамир
Ибраев

телеоператор
Лидия
Досимбетова

диктор корреспондент
Ирина
Трутнева

диктор корреспондент
Руслан
Амиров

оператор корреспондент
Ильшат
Имайкин

монтажер ТВ